Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың яшьләр китапханәсендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган китап күргәзмәсе эшли

Күргәзмәдә «Воины России» сериясендә чыккан заманча патриотик шигърият җыентыклары тәкъдим ителә.

Яшьләр китапханәсендә «Геройлар вакыты үтми» («Время героев не проходит») дигән китап күргәзмәсе эшләнгән, ул безнең сугышчыларга — махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышлана.

Күргәзмәдә «Воины России» сериясендә чыккан заманча патриотик шигърият җыентыклары тәкъдим ителә. Алар барысы да Украина территориясендә махсус бурычларны үтәүче Россия солдатлары һәм офицерларының батырлыгына багышланган.

«Великий Блокпост» шигырьләр җыентыгы 2014-2022 еллардагы Донбасс шигърияте антологиясен тәкъдим итә. Биредә Донбасс шагыйрьләренең иң яхшы шигырьләре тупланган. 

Күргәзмәдә шулай ук Вениамин Углёвның «Рифма сквозь прицел» шигырьләр һәм проза җыентыгы, Василий Прозоровның «Точка невозврата» документаль романы тәкъдим ителгән. Наталья Белокобыльская һәм Геннадий Алехинның «Генерал» китабы легендар генерал, Россия Герое Геннадий Трошевның тууына 75 ел тулуга багышланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев