Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың «Иллюзион» кинотеатры 9 миллион сумга кино җиһазлары алачак

«Иллюзион» кинотеатры Кино Фондынннан ярдәм алды.

Быел «Иллюзион» кинотеатры Кино Фонды конкурсында катнашты һәм кино залларын заманчалаштыру программасы кысаларында ярдәм алды. Аның күләме 9 миллион сум тәшкил итте. 

Бу акчаларга кино җиһазлары яңартылачак. АМР кино хезмәте күрсәтү буенча МБУ «Иллюзион» директоры Зөләйха Әмирбәкова сөйләвенчә, җиһазлар 19 декабрьгә кадәр урнаштырылачак. Әйтергә кирәк, РФнең 49 субъектыннан 103 кино залы шундый ярдәм алды. 

Татарстаннан тагын Арча шәһәрендәге «ТОП» кино залы да яңарачак. Кино Фонды мәгълүматы буенча, заманчалаштыру программасы барышында яңартылган кино заллары 2021 елда илебез киносы сеансларын карауны 10,5 процент тәэмин иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев