Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың Камал урамында яңа тротуар төзелде

Бу эшләр «Спецстройсервис» ҖЧҖ оешмасы тарафыннан башкарылды.

Галиәскар Камал урамында яшәүчеләрнең теләге кабул булды — хәзер алар машина юлыннан түгел, тротуардан йөри.

Сүз Максим Горький урамы чатыннан Галиәскар Камал урамына кадәр урын турында бара. Биредә беркайчан да җәяүлеләр өчен юлның булганы юк, уңайсыз булса да, кешеләр олы юл кырыеннан йөрергә мәҗбүр иде. Бу урында тротуар ясау үтенече белән алабугалылар район башлыгына шәхси кабул итү вакытында мөрәҗәгать иткән иде.

Шушы көннәрдә көтеп алынган тротуарны төзекләндерү эшләре тәмамланды. Шәһәргә ярдәм буларак бу эшләр «Спецстройсервис» ҖЧҖ оешмасы тарафыннан башкарылды. 

Яңа тротуарга өлкәннәр дә, балалар да шат. Укучылар мәктәпкә кадәр тыныч кына бара ала, автомобиль тәгәрмәче астына керү куркынычы юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев