Алабуганың картлар һәм инвалидлар йортында «Татар театры горурлыгы» дип исемләнгән әдәби кичә узды
Таҗи Гыйззәт сәхнә әдәбияты һәм театр үсешенә зур өлеш керткән шәхесләрнең берсе. Ул драматург, публицист, тәнкыйтьче, театр артисты һәм оста оештыручы буларак киң танылу ала, һәр өлкәдә матур эшләр калдыра.
Таҗи Гыйззәтнең Алабугада яшәгән чоры безнең өчен бигрәк тә кадерле.
Т. Гыйззәт Алабугага 1925 елның сентябрендә гаиләсе белән килә һәм 1928 елның декабренә кадәр яши. Бик озак та түгел кебек, әмма шушы вакыт эчендә күпме эш эшләнгән. Ул Алабуга педагогия техникумына хуҗалык эшләре мөдире булып урнаша. Гыйззәт эшли башлауга иң беренче комсомол һәм профсоюз җитәкчеләре белән бәйләнешкә кереп, техникумда яңа тәртипләр урнаштыра башлый. Егетләр һәм кызлар торакларына берәр җаваплы студентны билгели. Аның инициативасы белән бер студент кыз бер егеткә шефлык итәргә тиеш. Шулай ук аның инициативасы белән техникумда җыр һәм бию түгәрәкләре эшли башлый. Үзе ул драмтүгәрәк оештырып җибәрә. Түгәрәктә сәләтле яшьләр дә табыла. Алар иң беренче Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» әсәрен сәхнәләштерә. Ә инде октябрь аенда драматург үзе иҗат иткән «Асылъяр» спектаклен сәхнәгә куюга ирешә. Студентлар репетицияләр вакытында Таҗи Гыйззәтнең күп кенә рольләрне яттан белүен, җырга-моңга сәләтен күреп сокланалар. Аңа охшатып уйнарга тырышалар. Премьералар бик уңышлы уза.
Гыйззәт Алабуга өязендә бик тиз таныла. Ул шәһәр тормышы белән кайнап яши башлый, мәдәният тормышында актив катнаша, наданлыкка каршы көрәш буенча мәгариф бүлеге инспекторы, татар театры труппасы мөдире дә була. Татар театры Таҗи Гыйззәтнең бик күп вакытын ала. Ул җитәкләгән театр бөтен кантонга таныла һәм аңа Татар шәһәр театры статусы бирелә. Труппа яңа бинага — революциягә кадәр Сәүдәгәрләр җыены урнашкан таш йортка күчерелә. Татар шәһәр театрының төп составын педагогия техникумы студентлары һәм укытучылары тәшкил итә.
Анда иң башта драматургның «Наемщик» драмасы сәхнәләштерелә. Батырҗан ролендә Таҗи Гыйззәт үзе уйный. Аны тамашачылар басып каршы ала.
Театрның даны күрше районнарга да тарала. Гастрольләргә чакырып хатлар килә башлый. 1926 елны Таҗи Гыйззәт үзенең артистлары белән Бондюг, Кокшан, Чаллы районнарына гастрольләргә чыгып китә һәм анда зур уңышларга ирешә.
Таҗи Гыйззәт гаиләсе Алабугада яшәгәндә җирле зыялылар белән дуслаша. Мәсәлән: Алиевлар гаиләсе белән туганнарча аралаша, Казанга кайткач та дуслыклары өзелми. Алабуга тарихын, рус классик әдәбиятын яхшы белүче укытучы Антонина Эссен да аларда еш кунак була. Ә инде шәһәрдәге иң бай шәхси китапханәсе булган Шакирҗан Алмәтьев белән ахири дусларга әверелә.
1928 елны ул Алабугада «Кызыл карчыга» драмасын язып тәмамлый. Шулай ук ул Алабуга, Бондюг, Чаллы тамашачысына күрсәтелә. 1928 елны Мәскәү татар эшче театры әлеге драманы соратып ала. Ләкин ниндидер сәбәпләр белән анда куелмый, кулдан-кулга йөреп бөтенләй югала. 1928 елны Таҗи Гыйззәтне үзен дә Мәскәүгә театрга чакырып алалар. Таҗи Гыйззәт Алабугада театр эшен җайлап китә.
Шуны әйтергә кирәк: Таҗи Гыйззәт Алабуга театр сәнгатенә нигез салучы, ә аның атаклы «Наемщик» драмасы — сәхнә тарихын башлап җибәргән әсәр.
Күренекле драматург Таҗи Гыйззәтнең тууына 130 еллыкны каршылап А. С. Пушкин исемендәге Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге ел башыннан ук чаралар уздыра башлады. «Гыйззәт кабызган чаткылар» дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды һәм укучыларга китап күзәтүе уздырылып килә. «Гыйззәт әсәрләре мәңгелек» дип аталган проект буенча укучылар ай саен онлайн рәвештә Таҗи Гыйззәтнең бер әсәре белән танышып барачаклар. Шулай ук ай саен «Таҗи Гыйззәт турында замандашлары» рубрикасы эшләп килә. 5 февраль көнне китапханәчеләр Алабуганың картлар һәм инвалидлар йортында «Татар театры горурлыгы» дип исемләнгән әдәби кичә уздырды. Өлкәннәр йортында яшәүчеләр Таҗи Гыйззәтнең тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан танышты, драматург турында видео карады, китап күргәзмәсенә күзәтү тыңлады. Таҗи Гыйззәтнең Алабуга чоры аларда зур кызыксыну уятты.
Таҗи Гыйззәткә багышланган чаралар ел дәвамында үткәреләчәк.
Раушания Вәлиева, Гүзәл Шәрипова
А. С. Пушкин исемендәге Алабуга Үзәк китапханәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев