Алабуганың Кырлыган фестивален үткәрүгә грант бирелде
Грант күләме 450 мең сум тәшкил итә.
24 июльдә, Алабуга районында Иван-чәй (кырлыган) фестивале узачак. Яңа Анзирка авылында чәй, уеннар, әйлән-бәйлән һәм җырлар яратучылар өчен бәйрәм оештырыла, дип хәбәр итә Татар-информ.
Быел оештыручылар фестивальне үткәрүгә 450 мең сум күләмендә грант ота алган. Бу акчаларга чәй буенча мастер-класслар өчен җиһазлар, остаханәләр һәм халык һөнәрчелеге ярминкәләре өчен өстәлләр һәм эскәмияләр сатып алу планлаштырыла.
Беренче Иван-чәй фестивале 2019 елда узды. Узган ел бәйрәмдә 500гә якын кеше булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев