Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың полиция хезмәткәрләре «Нәфрәт һәм ксенофобия безгә юлдаш түгел» акциясендә катнашты

Хокук сакчылары Алабуга политехник көллияте студентлары белән очрашты.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлеге хезмәткәрләре Россия Эчке эшләр министрлыгының «Нәфрәт һәм ксенофобия безгә юлдаш түгел» акциясе кысаларында Алабуга политехник колледжы студентлары белән очраштылар. 

Тәртип сакчылары балалар өчен тематик дәрес үткәрде, анда юридик күзлектән «экстремизм» һәм «ксенофобия» төшенчәләренең эчтәлеге аңлатылды. 

Балаларга экстремистик материаллар бастырган өчен җинаять һәм административ җаваплылык, шулай ук социаль, раса ара, милли яки дини нәфрәт һәм дошманлык уята торган сүзләр турында искәрттеләр.

Үз чыгышында тәртип сакчылары яшьләрдә бер-берсенә толерантлык, ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләүгә басым ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев