Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың тарихи урыннары үзгәреш кичерә

Алабуганың иске өлешендә төзекләндерү эшләре дәвам итә. Район җитәкчелеге кешеләргә яшәү өчен һәм шәһәрнең тарихи өлешендә эшкуарлыкны үстерү өчен шартлар тудырырга омтыла.

Тарихи урамның яңа йөзе

Спас ярминкәсе кунаклары бүген үк яңартылган Гассар урамы буйлап йөри ала. Казан һәм Олы Покров урамнары арасында урнашкан 200 метр озынлыктагы участокта төзекләндерү буенча масштаблы эшләр башкарылды. Монда юлга асфальт салдылар, электр линияләрен җир астына яшереп, урам яктырткычларын модернизацияләделәр, матур, искечә стильләштерелгән терәкләр куйдылар, тротуарларга яңа брусчатка салдылар. Моның белән генә эшләр тәмамланмый, алар Спас ярминкәсеннән соң дәвам ителәчәк.

− Халыктан яшелләндерү буенча күп сораулар килде. Без кече архитектура формаларының бер өлешен урнаштырдык инде, анда үсемлекләр, чәчәкләр утыртылачак. Шулай ук башлык кушуы буенча биредә вертикаль яшелләндерү — «девичий виноград» үсемлегеннән яшел дивар урнаштыру планлаштырылган. Бу үсемлек хәзер киң таралган, ул карауда таләпчән түгел, — дип уртаклашты район башлыгы урынбасары Роман Исланов. 

Урамны тыл хезмәтчәннәренә багышланган Сквер да бизәячәк, ул АДМЯ Хәтер музее каршында төзекләндереләчәк. Чәчәкләр салырга теләүчеләр шактый күп булу сәбәпле, ул киңәйтеләчәк, газон чәчеп, чәчәкләр утыртылачак. Бу эшләр ярминкәдән соң башкарылачак. 

М. И. Цветаева мемориалын төзекләндерү

Шәһәребезнең тагын бер истәлекле урыны — М. И. Цветаева мемориалы. Бу көннәрдә бу участокта да төзекләндерү эшләре кайный. М. И. Цветаева һәйкәле тирәсендәге территориянең тышкы күренеше күптән игътибар таләп 
итә иде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Эльмира Әхмәдиева әйтүе буенча, проектны төзегәндә территориянең яктыртылмавы, урынның ял итү өчен уңайсыз булуы, тулы яшел зона булмау кебек кимчелекләр истә тотылган. Шуңа күрә, һава линияләрен җир астына алып куярга, һәйкәл артындагы күпердә һәм терәк стенада өслекне саклап калырга карар кылынды. Реконструкцияләү эшләрен 1 сентябрьгә тәмамларга планлаштыралар.

М. И. Цветаева исемендәге сквер да үзгәрәчәк. Проект буенча киң күңел ачу зонасы һәм тарихи стильдәге ике төсле брусчаткадан эшләнгән ял итү зонасы каралган. Монда күпьеллык агачлар, куаклар, юкә һәм, Марина Ивановна үзенең әсәрләрендә еш искә алган, миләш утырту каралган. Кече архитектура формалары шәһәребезнең тарихи стилендә махсус концепция буенча эшләнгән. Эшләр шулай ук көзгә таба тәмамланачак дип фараз итәләр. 

«Фонарьлар скверы» яңача балкыячак
Казан урамында урнашкан «Фонарьлар скверы» да үзгәрешләргә дучар булачак. Ул Алабуганың 1000 еллыгына төзекләндерелгән һәм 2002 елдан бирле биредә реконструкция эшләре башкарылмаган. Быел скверның яшел зоналарын тәртипкә китерү һәм яктырту терәкләрен реставрацияләү кебек эшләр планлаштырылган. Чокырның периметры буйлап таллар утыртылачак.

Маяковский урамында парковка зонасы 

Нефтьчеләр проспекты һәм Казан урамы арасында, Маяковский урамында 52 автомобиль өчен парковка һәм тротуар төзеләчәк. Эшләр вакытында агач-куакларны саклап калачаклар. Моннан тыш, әлеге территориядә юл өслеген алыштыру һәм йортлар буенда тротуар төзү каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев