Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың тарихи үзәгендә 68 корылма архитектурасы яктыртылып торачак

Әлеге эшләрне башладылар инде, алар ноябрь тирәләренә тәмамланырга тиеш.

Бездә Турист елы проекты тормышка ашырыла, Алабуганың тарихи үзәгендә 68 корылма архитектурасы яктыртылып торачак.

Архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге башлыгы Маргарита Вәлитова әйтүенчә, болар мәдәни мирас объектлары, Иван Иванович Шишкин, кавалерист кыз Надежда Андреевна Дурова һәйкәлләре, Покров соборы, Никольский һәм Спас соборлары, КФУның Алабуга институтындагы төп бина.

Яктыртып торылудан тыш, бу урыннарда чүп савытлары һәм эскәмияләр урнаштырылачак. Шулай ук аншлаг язуларын алмаштырачаклар, яңа сыннар пәйда булачак, мәсәлән, Спас һәм Казан урамнары чатында фонарьчы сыны алышыначак. 

− Бу сынны гамәлдәге ут баганасы янына куярга дигән фикер бар, кабынуга, утны нәкъ менә фонарьчы күзәтеп торган кебек булсын, − ди Маргарита Вәлитова. 

Әлеге эшләрне башладылар инде, алар ноябрь тирәләренә тәмамланырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев