Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың төп проектлары турында Ринат Шәйхлисламов сөйләде

Район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Ринат Шәйхлисламов Хәтер мәйданында, үзәк район хастаханәсендә һәм пляжда барган эшләр турында сөйләде.

Мемориал

Алабугада Хәтер мәйданын масштаблы реконструкцияләү дәвам итә, аны 2025 елның 9 маена — Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтүгә төгәлләү планлаштырыла. Билгеләнгән эшләрнең шактый өлеше инде башкарылган, хәзерге вакытта төзүчеләр мемориалны гранит плитәләр белән тышлый, аларда Бөек Ватан сугышында катнашучыларның исемнәре уеп язылачак.

— Мемориалның бер ягы инде тулысынча әзер — барлык плитәләр дә үзләренә тиешле урынны алды, — дип хәбәр итте Ринат Шәйхлисламов. — Шулай итеп, гранит белән тышлау эшләре инде ун процентка башкарылган.

Үзәк район хастаханәсе стационары

Алабуга үзәк район хастаханәсендә стационарны капиталь ремонтлауның беренче этабы төгәлләнде диярлек — бинаның сул ягында барлык дүрт катта да электр һәм су белән тәэмин итү, канализация һәм җылыту, вентиляция системалары яңартылды, сантехника тәртипкә китерелде, тәрәзәләр һәм ишекләр алыштырылды.

Исегезгә төшерәбез, эшләр «Стационар сәламәтлек саклау объектларын капиталь ремонтлау» республика программасы буенча алып барыла. Алар узган елның язында башланган иде — бу чорда үзәк район хастаханәсе стационарында неврология, травматология, хирургия, функциональ диагностика бүлекләре яңартылды.

Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары сүзләренчә, киләсе атнада эшчеләр капиталь ремонтның икенче этабына күчәчәк. Хәзер стационарның икенче ягын тәртипкә китерү башлана. Биредә дәвалана торган пациентлар бала тудыру йорты бинасына күчерелгән инде.

Пляж зонасы

АМР башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Ринат Шәйхлисламов хәбәр иткәнчә, хәзер эшләр пляж павильонында бара — анда инженерлык челтәрләре салалар. Моннан тыш, пляжда булачак дүрт трибунаның беренчесен монтажлау өчен субайлар урнаштыруны төгәллиләр. Ә киләсе атнада инде икенче трибуна өчен субайлар куя башлаячаклар.

Исегезгә төшерәбез, шәһәр пляжын 2025 елның җәйге сезонына ачарга планлаштыралар. Яңартылган пляж зонасында павильон, фотозона, душ бүлмәләре, катерлар өчен причал, балалар мәйданчыклары, елгага караган ресторан һәм актив ял яратучылар өчен прокат пункты ял итүчеләрне бирегә җәлеп итеп торыр дип ниятләнә.

Моннан тыш, янәшәдәге яр буенда матур яктырткычлар урнаштырылачак, велосипед юлы салынып, эскәмияләре, түбәсе һәм пляж кабиналары булган уңайлы ял итү зоналары булдырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев