Алабуганың Үзәк китапханәсендә яңа китаплар
А.С.Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге һәрдаим яңа китаплар белән тулыланып тора. Шушы көннәрдә генә безнең бүлек 100дән артык яңа китап алды.
Китапханәгә кайткан китаплар арасында язучы, публицист, Татарстан журналистларының Х. Ямашев исемендәге бүләге лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Марат Әмирхановның «Шәһре Бану» китабы да бар. Мөселман дөньясы күтәренке шартларда Идел Болгарстанында ислам динен рәсми кабул итүнең 1100 еллыгын билгеләп үтте. Марат Әмирхановның әлеге әсәре дә укучыларын Болгар иленә, борынгы бабаларыбыз яшәгән каршылыклы чорга алып керә. Бу — хәзерге заман әдәби кануннары кысаларында челтәрле матур тел белән язылган әсәр, җирле тормыш вакыйгаларына нигезләнеп, дәүләт мөнбәрендә хатын-кызлар тоткан урынны мавыктыргыч образлар аша, алар кылган игелекле гамәлләр яктылыгында тулы канлы тормыш кимәлендә укучыга җиткерә.
«Шәһре Бану, «Тәхетсез патша» романнары, «Ике кордаш», «Ататуш» повестьлары укучылар күңеленә хуш килер дип уйлыйм.
Танылган язучы һәм шагыйрь Марат Кәбировтан китап укучыларга яңадан бер бүләк. Марат Кәбиров исеме укучыларга бик таныш. Аның әсәрләрен көтеп алалар, яратып укыйлар. «Җир турында җыр» китабына кергән повестьларының барысы да туган җир, аның асыл кыйммәтләре, кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр турында. Чит җирләрдә йөреп дөньясын җиткергәч, ата-ана нигезен тергезергә теләп ул (герой) туган авылына кайта. Әмма монда аны беркем дә көтеп тормый, киресенчә, адым саен каршылыкка юлыга. Әлеге ныклы шәхеснең тормышы турында китапны укып белерсез һәм үзегез бәя бирерсез дип ышанам.
Күп кенә китаплар авторы, язучы, публицист, педагог, филология фәннәре кандидаты Рифә Рахманның «Татар кызы» романын сезгә тәкъдим итәбез.
Әлеге роман патша заманнарыннан алып совет системасын яңа иҗтимагый-сәяси стройга үзгәртеп кору елларына кадәрле чорны күз алдыннан уздыра һәм аның һәр этабында уңай планда тасвирланган татар кызы образын бик нык калкуландыра. Ул — дөньяны алга этәрүче зур бер көч тә, авыр елларда да яктылыкны, гүзәллекне, сафлыкны саклап калучы да, илдә яңаны төзүче дә. Ул — бишегендә тәүге тапкыр аваз салган сабый да, тәпи атлап киткән бала да, зур тормышка иртә һәм ныклы әзерләнгән үсмер дә, хатын да, апа да, каенана да, әби дә... Ул — чын мәгънәсендә Кеше. Өлкәннәрне олылау, ир-атны мәртәбәләү, балаларына яхшы тәрбия бирү омтылышы — миллилеген югалтмаган татар хатын-кызларының һәр заманда төп сыйфатларының берсе. Узган чорларда аеруча төрки халыкларда затлы нәселдән чыккан, укымышлы, тормышны яхшы алып барырга сәләтле татар кызына өйләнү бик дәрәҗәле саналган. Романдагы Бейшегә бәйле сюжет сызыгы моны ачык күрсәтә. Роман татар кызы гына түгел, гомумән, татар кешесе, татар милләте, төрки инсан, төрки халыклар, аларның узган тарихы турында тирән уйларга мәҗбүр итә. Вакыйгалар тормыштан алып язылган.
Китапның кайсын гына алма, аларның һәрберсендә тормыштан алынган вакыйгалар, чын геройлар, аларның төрле-төрле язмышлары сурәтләнә. Китап укучы дусларыбыз шулай ук Нәбирә Гыйматдинованың «Гөлханым турында хикәят», Рәвилә Шәйдуллина-Муратның «Тау башында бүре бар», Галимҗан Гыйльмановның «Иблис коткысы», Фоат Садиевның «Авылдан хатлар», Алинә Хәбибуллинаның «Чәчләреңдә шомырт исе», Ильяс Салихҗанның «Чынга ашкан хыялларым», Венер Исхаковның «Министр була яздым» һәм башка бик күп кенә китапларны укып күңелләрен ял иттерә ала. Моның өчен сезгә А. С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегенә килергә генә кирәк. Китап сөюче дусларыбыз, без сезне көтеп калабыз. Рәхим итегез! (Казан урамы, 15 йорт)
Раушания ВӘЛИЕВА
Әйдәп баручы китапханәче
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев