Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың «Ышаныч» үзәгендә «Школа ухода» эшли

Ул гаиләдә каты авырып ятучы туганын мөстәкыйль караучы кешеләр өчен.

Алабугада озак тәрбияләп-карау системасын үстерү буенча чаралар тормышка ашырыла. 

«Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә озак тәрбияләп-карау системасы кысаларында «Тернәкләндерү һәм тәрбияләп-карау мәктәбе» уңышлы эшләп килә. Ул гаиләдә каты авырып ятучы туганын мөстәкыйль карарга булган кешеләр өчен. Кыен хәлдә калган бер гаиләнең мисалын китерәбез, алар әлеге мәктәпкә бик рәхмәтле. 

84 яшьлек Анна, егылып имгәнгәннән соң, ярты ел урын өстендә ятарга мәҗбүр булган. Көн саен көчле авыртулар тоеп, депрессиягә бирелеп, көннәре үтә торган, яшәү яме калмаган. Аннаның улы бар, ул төрлечә әнисенә булышкан, аны караган. Өйдә иҗтимагый хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре аңа "Тәрбияләп-карау мәктәбе«ндә («Школа ухода») уку үтәргә тәкъдим иткән. Уку өйдә, әбинең караваты янында ук алып барылган. Авыруны тернәкләндерергә: дөрес итеп утыртырга, урыныннан күчерергә, ашатырга, рухын ныгытырга, тернәкләндерүнең техник чараларын кулланырга, көнкүрешен, тирәлеген оештырырга өйрәтәләр, анысы да мөһим. 

Дөрес тернәкләнү ярдәме алганнан соң, авыруның хәле тиз яхшыра: бер ягыннан икенчесенә әйләнеп ятарга, утырырга өйрәнгән, күптән түгел «ходунки» ярдәмендә фатир буйлап йөри башлаган. Улы эшкә чыгарга мөмкинлек алган. Яңа белем алу бу әбинең туганнарына аңа тулы һәм лаеклы тормыш өчен шартлар тудырырга булышкан. 

Быел «Школа ухода» мәктәбендә 30 алабугалы уку узган инде. Өйрәнергә теләге булган кешегә, Шәһәрлек урамы, 4 адресы буенча күнегүләргә йөрү өчен, 8(85557)7-57-12 телефон номеры аша өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенә шалтыратып язылырга кирәк. 

Илизә ЧЕРНЫШЕВА, «Ышаныч» үзәге директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев