Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алексей Песошин Алабуга районында эшлекле визит белән булды

Ул яңартылган чистарту корылмалары эше белән танышты.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республиканың Алабуга районында булды.

Татарстан Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге визитның төп максаты муниципалитетның 2021 ел нәтиҗәләренә һәм 2022 елга планнарга багышланган советында катнашу иде.

Чара алдыннан Песошин «Алабуга» махсус икътисади зонасы һәм Алабуганың 2019-2020 елларда реконструкцияләнгән көнкүреш һәм сәнәгать юынтык суларын чистарту корылмаларының эше белән танышты.

Объектны яңартуга Россия һәм Татарстан бюджетларыннан 1,3 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Эшләр «Экология» милли проектының «Иделне савыктыру» федераль программасы кысаларында үткәрелгән. Хәзерге вакытта районда чистарту корылмаларын реконструкцияләүнең өченче этабы бара.

Милли проектлар 2019 елдан башлап Россия Президенты Владимир Путинның «май» указлары буенча гамәлгә ашырыла, дип яза Татар-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев