Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

АЛКОГОЛЬ ГАЕПЛЕ

Шәһәрдә кызлар тәрәзәдән егылып төшә башлаган.

Алабуга районы буенча Россия Эчке эшләр бүлегенең мәгълүмәт чаралары белән элемтә инспекторы Любовь Бикмуллина хәбәр итә. 30 июньдә төнге 22 сәгать 04 минутта "Ашыгыч ярдәм" фельдшеры Нефтьчеләр проспекты буенча йортларның берсендә кыз кешенең беренче подъезд кыегына егылуын хәбәр иткән. Шул ук көнне, Алабуга үзәк район хастаханәсенең кабул итү бүлегендә эшләүче шәфкать туташы сүзе буенча, төнге 11 сәгать 10 минутта 21 яшьлек кызны китерәләр. Ул үзенең дүртенче каттагы фатиры тәрәзәсеннән, исерек килеш, егылып төшкән. Кызның баш мие селкенгән, уң як күкрәк читлегенә, уң терсәгенә зыян килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев