Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Җәмәгать туклануы объектларында 22.00-10.00 сәгатьләрдә алкоголь сатуны тыярга телиләр

Проект кабул ителгән очракта, үзгәрешләр 2024 елның маеннан үз көченә керәчәк.

Татарстанда җәмәгать туклануы объектларында алкогольне ваклап сату вакытын чикләргә, шулай ук сыра, медовуха һ.б. эчемлекләр сатып алырга мөмкин булган урыннар санын киметергә ниятлиләр. ТР Рәисенең шул хактагы закон проекты коррупциягә каршы экспертиза уза, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Күп фатирлы йортларда һәм алар тирәсендәге территориядә урнашкан җәмәгать туклануы объектларында 22.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр алкоголь продукциясе (күрсәтелгән категорияләрдән башка) сату тыелачак. Күп фатирлы йортлардагы объектларда яки алар тирәсендәге кешеләргә хезмәт итү залының мәйданы 50 квадрат метрдан кимрәк булган территорияләрдә исә ул тулысынча тыела. Закон проектында искәртелгәнчә, залның мәйданы турында әйткәндә аның әзер кулинар продукция, кондитер эшләнмәләре һ.б. сатып алынган товарларны куллану өчен махсус җиһазландырылуы хакында сүз бара. Ул инвентарьлаштыру һәм хокук билгели торган документлар нигезендә билгеләнә.

Шулай ук халык саны 500 мең кешедән артып киткән моношәһәрләр территориясендә урнашкан, мәйданы 100 квадрат метрдан кимрәк булган җәмәгать туклану объектларында; күп фатирлы йортның ишегалды ягыннан керә торган сәүдә объектлары һәм җәмәгать туклану объектларында алкоголь продукциясе сату тыела.

Проект кабул ителгән очракта, үзгәрешләр 2024 елның маеннан үз көченә керәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев