Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Җанисәпнең дүрт көнендә татарстанлылар арасында сигез iPhone 13 смартфоны уйнатылачак

Татарстанда Бөтенроссия халык санын алуда катнашучылар арасында iPhone 13 смартфоннары уйнату дәвам итә.

Хәзерге вакытта 20 смартфон уйнатылды, калган дүрт көндә тагын 8 гаджетка ия булучылар билгеләнәчәк.

«Без конкурсны 1 ноябрьдән 14 ноябрьгә кадәр үткәрәбез. Ун көн эчендә 20 смартфон уйнатылды. Җиңүчеләр арасында Татарстанның төрле район вәкилләре дә бар. Призларның яртысын тапшырдык инде. Калган көннәрдә төбәк халкы арасында халык санын алу өчен тагын сигез iPhone 13 уйнатылачак», — дип хәбәр итте бәйгене оештыручы — «Халык контроле» берләшмәсе вәкиле.

Татарстанлылар сан алуны стационар пунктта яки күп функцияле үзәктә үтә ала. Анда плакат яки баннер фонында селфи яки фото ясарга һәм аларны «ВКонтакте», Instagram социаль челтәрләрендә урнаштырырга кирәк. Аккаунт ачык булырга һәм коммерциячел булмаска тиеш. Шулай ук #ТатарстанВместе #МояПерепись кебек ике хештэгның булуы мәҗбүри.

14 ноябрьнең 20.00 сәгатькә кадәр фоторәсемнәрен социаль челтәрләргә куйган 18 яшьтән алып һәркем катнаша ала. Конкурста бер катнашучыдан бары тик бер генә рәсем кабул ителә. Хәзерге вакытта республика буенча конкурста 9 меңнән артык фото авторы катнаша.

Бөтенроссия халык санын алу 15 октябрьдә башланды һәм 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Акциянең башлангыч нәтиҗәләре киләсе елның апрелендә, ахыргы нәтиҗәләре 2022 ел ахырына кадәр билгеле булачак. Исәпкә алу кампаниясендә Россия Президенты Владимир Путин һәм Премьер-министр Михаил Мишустин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев