Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Анна Попова Татарстанда короновируска каршы көрәш нәтиҗәләрен югары бәяләде

Россия Роспотребнадзор башлыгы Татарстанда Covid-19 аркасында паника барлыкка килмәвен билгеләп үтте.

Татарстан короновирус белән көрәш нәтиҗәлелеге буенча алдынгылар рәтендә. Бу хакта Россиянең баш санитар табибы Анна Попова сөйләде.

Попова сүзләренчә, Татарстан Россия төбәкләре арасында яңа короновирус инфекциясенә каршы көрәшнең нәтиҗәлелеге буенча алдынгы урыннарның берсен алып тора. Ул «Даймонд принцесс» бортыннан короновирус белән беренче авыручыларны кабул иткән һәм уңышлы дәвалаган медикларга рәхмәт сүзләре җиткерде. 

«Сезнең төбәктә паника тудырырлык кәеф булмады. Бары тик барлык тырышлыкны туплап, сәламәтлек һәм тормышны саклап калу өчен бер бурыч кына куелды», — диде Павлова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев