Апрель азагында Татарстан халкын кыска эш атнасы көтә
2025 елда Татарстан халкы биш көнлек эш атнасында барлыгы 120 көн ял итәчәк.
Апрельнең соңгы эш атнасы нибары өч көн (28 апрельдән 30 апрельгә кадәр) дәвам итәчәк. 2025 елның җитештерү календаренда шулай диелә.
Шул ук вакытта пәнҗешәмбе, 1 май, бәйрәм көн санала. Димәк, чәршәмбе, 30 апрельдә эш сәгате бер сәгатькә кыскарак булачак.
Кыска эш атнасыннан соң россиялеләрне озын яллар көтә — алар 1 майдан 4 майга кадәр дәвам итәчәк. Шимбә ялы, 4 гыйнвар, җомгага, 2 майга күчерелде.
2025 елда Татарстан халкы биш көнлек эш атнасында барлыгы 120 көн ял итәчәк. Татарстан халкы май аенда 13 көн ял көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев