«Апуш» студиясе спектакле театр фестивалендә җиңү яулады
«Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә Апуш ролен башкарган Əмир Исрафилов лауреат булган.
«Апуш» студиясе «Апушның тылсымлы төшләре» спектакле белән «Театральное Приволжье» театр фестивалендә I урын алды.
«Апуш» студиясенең кураторы Гүзәл Сәгыйтова сүзләренчә, фестивальдә бик көчле спектакльләр булган. «Шуңа да бу җиңү бик кадерле», дигән ул.
«Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә Апуш ролен башкарган Əмир Исрафилов лауреат булган. «Музыкаль бизәлеш» номинациясендә дә «Апуш» җиңеп чыккан. Спектакльне композитор Зөлфәт Вәлиуллин бизәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев