Арчада үткәрелгән мини-футбол буенча республикакүләм турнирда Алабуга мөхтәсибәте командасы 4 урынны яулады
Ярышта 14 команда катнашкан.
27 июньдә Арча мөхтәсибәте Яшьләр көне уңаеннан ир-атлар арасында мини-футбол буенча республикакүләм турнир үткәргән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы яза.
Ул дүртенче тапкыр оештырылган. Арчаның «Көнчыгыш» мәчете кубогына 14 команда көч сынашкан.
Нәтиҗәдә, 4нче урынны Алабуга мөхтәсибәте командасы яулаган.
Җиңүчеләр медаль, кубок, дипломнар белән бүләкләнгән.
Фото: ТР Диния нәзарәтеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев