Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Әтиләре хәрби зонада булган балалар көтелмәгән бүләк алды

Алар «Тридевятое царство»га барып кайтты.

23 февраль бәйрәме уңаеннан, хәрби операция зонасында булган сугышчыларның балалары көтелмәгән бүләк алды.

Мобилизацияләнгән алабугалыларның гаиләләрендә тәрбияләнүче малайлар һәм кызлар кечкенә сәяхәткә барып кайтты. 24 бала Малый Борның рекреация комплексында булды. 

Балалар өчен бәйрәм программасы әзерләнгән иде. Алар өчен саф һавада театральләштерелгән тамаша, мастер-класс һәм чәй эчү оештырылды. 

Сәяхәт өчен муниципалитет ике махсус автобус бүлеп бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев