Атна ахырына Татарстанда көндез +18 градуска кадәр суыта
6 сентябрьгә кадәр Татарстан урманнарында гадәттән тыш янгын куркынычы саклана.
Татарстанда көзнең беренче көнендә кыска вакытлы яңгыр һәм яшен көтелә. Көндез — +26 градуска, ә республиканың көнчыгышында +29 градуска кадәр җылыначак, дип хәбәр итә Татар-информ.
ТР Гидрометеорология үзәге фаразы буенча, 2 һәм 3 сентябрьдә республикада һава торышы тотрыксыз булачак. Циклон һәм аның атмосфера фронтлары йогынтысында урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Һава температурасы төшәчәк. 2 сентябрь төнендә — +12, көндез +19 градуска кадәр булачак. Шимбә көнне, 3 сентябрь, төнлә Татарстанда һава температурасы — максимум +8, көндез максимум +18 градус тәшкил итәчәк.
6 сентябрьгә кадәр Татарстан урманнарында гадәттән тыш янгын куркынычы саклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев