Август ахырында татарстанлыларны өстәмә ял көне көтә
30 август — Республика көне эшләми торган бәйрәм көне булып тора.
Август аенда Республика көнен бәйрәм итү уңаеннан татарстанлылар бер көнгә күбрәк ял итәчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 30 август — Республика көне эшләми торган бәйрәм көне булып тора. Быел бу көн дүшәмбегә туры килә. Шулай итеп, 2021 елда 28, 29 һәм 30 август ял көннәре булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев