"Автобабай - 2019" бәйгесе
1 октябрьдә Казанда, Өлкәннәр көненә багышлап, йөртү осталыгы бәйгесе уздырылачак.
Конкурсның максаты – халык арасында юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауда катнашуга өлкән яшьтәге затларны җәлеп итү.
“В” категорияле йөртү таныклыгы булган һәм 60 яшькә җиткән ир-атлар, шулай ук 55 яшькә җиткән хатын-кызлар бу бәйгедә катнаша ала.
Катнашучылар конкурсны оештыручылар тарафыннан бирелгән “Лада Гранта” автомобильләрендә көч сынашачак.
Конкурс 2 этапта уздырыла:
1) Юл йөрү кагыйдәләре. 20 сораудан торучы теория өлеше.
2) Классик тизлек белән маневрлар ясау.
Барлык сораулар һәм гаризалар тапшыру буенча Алабуга районы ЮХИДИ бүлегенә яки 8(917) 935-80-45 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев