Авырлы хатын-кызларга бирелә торган айлык пособие күләме арткан
Сүз аз керемле булган хатын-кызлар турында бара.
Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова аз керемле булган йөкле хатын-кызларга бирелә торган айлык пособие күләме ел башыннан артканын әйтте.
«2021 елның 1 июленнән Пенсия фонды яңа түләүләр башкара. 6 атнадан 12 атнага кадәр исәпкә баскан йөкле хатын-кызлар, кереме аз булган очракта, айлык пособие алырга хокуклы. Яңа төр түләү яшәү минимумының 50 проценты күләмендә исәпләнә. Ул быел артты һәм 5862 сумны тәшкил итә», — диде Эльмира Зарипова ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.
Йөкле хатын-кызларга пособие гаилә кереме бер кешегә яшәү минимумыннан — 2022 елда 10756 сумнан — артмаган очракта түләнә.
Шулай ук аз керемле ялгыз ата-аналарга да 8-17 яшьлек балалары өчен Пенсия фонды тарафыннан пособие түләнә. Аның күләме 2022 елда 5216 сумны тәшкил ит, дип яза Татар-информ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев