Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Авыру билгеләре барлыкка килгәндә, алабугалылар call-үзәккә мөрәҗәгать итә ала

ОРВИ билгеләре булган гражданнарны кабул итү буенча амбулатор үзәкнең call-үзәгенә +79373613004 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Авыру билгеләре барлыкка килгәндә, алабугалылар хәзер +793973613004 телефоны буенча ОРВИ билгеләре булган гражданнарны кабул итү буенча амбулатор үзәкнең call-үзәгенә мөрәҗәгать итә ала.

Операторлар чек-лист буенча пациентларга медицина сортировкасын башкара. Оператор үткәргән сораштыру авыру дәрәҗәсен ачыкларга һәм нинди чаралар күрергә кирәклеген ачыкларга ярдәм итә: госпитализация кирәкме яки табибны өйгә чакыртумы. Әгәр дә инде тәкъдим ителгән алгоритм нигезендә оператор чирнең ковид түгел, ә сезонлы ОРВИ дигән нәтиҗә ясаса, авыруга амбулатор үзәккә мөстәкыйль рәвештә килергә тәкъдим ителәчәк.

Call-үзәккә эш көнендә 8.00-16.00 сәгатьләрдә шалтыратырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев