Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Балалар китапханәсенең 3нче филиалында «Игътибар! Яңа китап» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли

Күргәзмәдә барлыгы 17 китап урын алган.

Бу китаплар төрле яшьтәге укучыларга адресланган. Монда өлкәннәр дә, яшьләр дә, балалар да үзләренә ошаган китапны сайлап ала алачак. 
Факил Сафинның «Кибеткә баручы аю» китабы балалар күңелендә миһербанлылык тәрбияли, аларны хезмәткә өйрәтә, мавыктыргыч маҗаралар дөньясына дәшә. Алинә Хисамиеваның «Күбәләкле җәймә» китабы нәниләрне табигатьнең матурлыгын күрә белергә, кош-кортларны, киек-җанварларны кайгыртырга кирәклеген искәртә. 
«Үзем белдем диген» татар халык әкиятләре җыентыгы 12 яшьтән зуррак балалар һәм өлкәннәр өчен тәкъдим ителә. Бу китапта 11 әкият тупланган, әкиятләрнең эчтәлеге кызыклы һәм гыйбрәтле, китапның бизәлеше дә үзенчәлекле. Роберт Миңнуллинның «Газиз замандашларыма — инстадашларыма...» дип аталган китабында шагыйрьнең Инстаграм челтәренә теркәлгәннән алып соңгы көненә кадәр язылган шигырьләре тупланган. Әдипнең кызы Таңсылу Сабирова тарафыннан туплап чыгарылган әлеге китап шагыйрьнең истәлегенә багышлана. 
«Һади Такташ: фәнни-популяр җыентык» шагыйрьнең иҗаты белән кызыксынучыларны, студентларны битараф калдырмас. Китапта әдипнең туганнары, дусларының истәлекләре, сирәк фотолар белән танышырга мөмкин. Гүзәл Галләмованың «Зәңгәр кыңгыраулар», Гөлсинә Галимуллинаның «Мәңгелек ярату», Галия Сәфиуллинаның «Заһидә» повестьлары укучыларны кызыклы язмышлар белән очраштырыр. Туган илләреннән сөрелүгә дучар ителгән гаиләнең күргән авырлыкларын, михнәтләрен тасвирлаган Равилә Шәйдуллина-Муратның "Карт шомырт хатирәсе«нең 2нче китабын укучылар инде күптән көтә иде. Халык язучысы Мәдинә Маликованың «Чәчкә балы» китабында җитди сәбәпләр аркасында ятлар кулына эләккән ике малайның язмышы белән танышырга мөмкин булачак. 
Китап сөюче дусларыбызны балалар китапханәсендә көтеп калабыз, рәхим итегез!
Наҗия ГАТАУЛЛИНА, китапханәче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев