Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Батырлыкка ихтирам!

Александр Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә «Батырлыкка ихтирам!» исемле бай эчтәлекле китап күргәзмәсе оештырылды.

Александр Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә «Батырлыкка ихтирам!» исемле бай эчтәлекле китап күргәзмәсе оештырылды. Анда Советлар Союзы Герое исеменә һәм Ленин премиясенә лаек булган герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның тугрылыклы ун кардәш көрәштәше турында китаплар урын алды. 

Аларның батырлыклары турында Хәйдәр һәм Айдар Басыйровларның 2017 елда Татарстан китап нәшриятында чыккан «Ватанга тугры калдылар» документаль повестен укып тулы мәгълүмат алырга була. Әлеге басмада каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең исеме, тормышы, көрәше, иҗаты белән язмышлары бәйләнгән Башкортстан кешеләре, аның көрәштәшләре, патриот-шагыйрьнең тормыш һәм көрәш юлын өйрәнүчеләр турында бәян ителә. 
Ә менә әдәбият белгече, филология фәннәре кандидаты Рафаэль Мостафинның «Җәлилчеләр» китабында җәлилчеләр турында кызыклы очерклар, документаль материаллар, җәлилчеләр иҗат иткән шигырьләр, җырлар белән танышырга мөмкин. 

1944 елның 25 августында көн уртасында Плетцензее төрмәсендә, Империя судының карары белән, татар халкының күренекле шәхесе, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен гильотинада җазалап үтерәләр.

Башлары гильотина пычагы астында салдырылган каһарманнар Ватаныбыз өчен гомерләрен да кызганмаган гади солдатлар гына түгел, ә халкыбызның асыл затлары, үлемсезлекләрен үлемнәре белән раслый алган һәм шуның белән исемнәре тарихка кереп калган газиз уллары. Алар, иң беренче чиратта — безнең, татар халкының горурлыгы. Җәлилчеләр «Идел-Урал» легионында дошманга яшерен оешма оештырганнар. Партизаннар белән элемтә булдырган, листовкалар тараткан, Кызыл Армия белән кушылыр өчен легион восстаниесе әзерләгәннәр. Әмма, сатлыкҗан аркасында, гамәлләре барып чыкмый. Яшерен эш итүче совет солдатларына карата суд эше кузгатыла һәм, 6 айдан соң, аларны җәзалап үтерәләр. Плетцензее төрмәсе гильотинасында батыр йөрәкле унбер татар егете — Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Муса Җәлил, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Баталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаровның башлары чабыла...

Тиңдәшсез батырлык, ныклык, кыюлык, тугрылык үрнәге күрсәткән асыл ир-егетләребез турында без белергә тиеш. Аларның батырлыгы мәңге үлемсез.
3 нче номерлы балалар китапханәсе-филиалында 4 нче гимназиянең мәктәп яны лагере балалары өчен китап күргәзмәсенә күзәтү дә оештырылды. Балалар шагыйрьнең балачагы, аның төрле еллардагы китаплардан төшкән фотосурәтләре белән таныштылар. Китапханәче балаларга шагыйрьнең ничек әсирлеккә эләгүе, төрмә диварларында фашистларга каршы көрәшүе, һәм җәлилчеләрнең батырлыгы турында сөйләде.

Күргәзмәдә М.Җәлилнең рус һәм татар телләрендәге шигырьләр җыентыклары һәм биографик басмалар тәкъдим ителде.

Чара ахырында балалар герой-шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев