Белгеч Яңа елга кадәр итнең кисәк кыйммәтләнәчәгенә шиген белдерде
Ел ахырына барлык ит эшкәртүчеләр дә ит продукциясе әзерләүнең төп күләмнәрен үти.
Россиядә ит бәясенең җитди артачагын фаразламыйлар. Agro and Food Communications агентлыгының идарәче партнеры Илья Березнюк шулай дип белдерде.
«Ел ахырына барлык ит эшкәртүчеләр дә ит продукциясе әзерләүнең төп күләмнәрен үти. Ягъни Яңа елга кадәр ике-өч атна кала ит яки әзер ит продукциясе бәяләре җитди артачак дип уйламыйм», — диде белгеч «Радио 1» белән әңгәмәсендә.
Спикер киләсе ел башында ит продукциясенә бәя артырга мөмкин икәнлеген кире какмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев