Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Бер визит – берничә мөһим карар

Алабуганың тарихи өлеше бер зур парк булачак. Бүген үк бу юнәлештә эшләр башланды.

Бүгенге көндә инде Гассар урамы үзенең тышкы кыяфәтен тулысынча үзгәртте. Шушы көннәрдә шәһәребезгә эш визиты белән килгән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов башкарылган эшкә югары бәя бирде. Мондый үзгәрешләр Алабуганың тарихи үзәген төзекләндерүгә ел саен республика бюджетыннан акча бүлеп бирү карары нәтиҗәсендә мөмкин булды. Алар инфраструктураны үстерүгә, урамнарны норматив хәлгә китерүгә, парклар һәм скверлар санын арттыруга, тротуарларны реконструкцияләүгә, урамнарны яктыртуга юнәлдереләчәк. 

Моннан тыш, район башлыгы Рөстәм Нуриев билгеләп үткәнчә, очрашу барышында башка мөһим мәсьәләләр буенча да фикер алышу мөмкин булды. Шуларның берсе — Танай урманындагы медсанчасть бинасының киләчәк язмышы. Киләчәктә бассейнлы, тирә-яктагы матур территорияле, заманча мәйданчыклы балалар сәламәтләндерү лагерен ачу өчен аны муниципалитетка тапшыру планлаштырыла.

Шишкин буаларын реконструкцияләү дәвам итәчәк, шәһәрнең Мәдәният сарае ремонтланачак, бинаның түбәсеннән су үтә, электр үткәргечләрен һәм җылыту системасын алыштырырга кирәк.

Җиңүнең 80 еллыгына Хәтер мәйданын реконструкцияләнәчәк, монда махсус хәрби операциядә һәлак булганнарга багышланган истәлекле урын да ачу планлаштырыла.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов район үзәк хастаханәсен ремонтлауда ярдәм итәргә вәгъдә итте, анда быел терапия бүлеге бинасы һәм стационарның бер өлеше яңартыла. Стационарда эшләрне төгәлләү өчен тагын 375 миллион сум акча кирәк, барлыгы быел 536 миллион сум кертелгән. Узган елларны исәпкә алып, Алабуга сәламәтлек саклавына инвестицияләр күләме 1 миллиард сумнан артык тәшкил итәчәк. Моңа биналарны ремонтлау гына түгел, яңа җиһазлар сатып алу да керә.

Алабуганың тарихи өлеше үсеше турында сөйләгәндә, Рөстәм Нуриев Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең эшен билгеләп үтте, ул музей директоры Гөлзада Руденкога һәм аның коллективына рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев