Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Без беренчеләр!

Башкала басмаларының берсе Татарстан шәһәр-районнарының рейтингын әзерләгән. Аның нәтиҗәләре кешеләр тормышы өчен уңайлы шартлар тудырган төбәкләрне ачыкларга мөмкинлек бирә. Алабуга, Лаеш, Әлмәт районнары - беренче өчлектә. Алабуга районында сәнәгать алга киткән, моннан тыш, шәһәр республикабызның туристлык үзәкләреннән берсе булып тора. Төп сәнәгать оешмалары: "Прикамнефть" идарәсе", "АлАЗ" җитештерү берләшмәсе, азык өлкәсенең...

Башкала басмаларының берсе Татарстан шәһәр-районнарының рейтингын әзерләгән.

Аның нәтиҗәләре кешеләр тормышы өчен уңайлы шартлар тудырган төбәкләрне ачыкларга мөмкинлек бирә. Алабуга, Лаеш, Әлмәт районнары - беренче өчлектә.
Алабуга районында сәнәгать алга киткән, моннан тыш, шәһәр республикабызның туристлык үзәкләреннән берсе булып тора. Төп сәнәгать оешмалары: "Прикамнефть" идарәсе", "АлАЗ" җитештерү берләшмәсе, азык өлкәсенең эре предприятиеләре. Сәнәгый җитештерү алдынгысы - "Алабуга" махсус икътисади зонасы. 2016 ел ахырына мәйданчыктагы 53 резидентның кереме 43 миллиард сум тәшкил итте.

Рейтингта Казан дүртенче, Яр Чаллы унынчы урында. Ачыкланганча, зур шәһәрдә яшәү сәламәтлекне саклауның югары сыйфаты, эш урыннары булу һәм яхшы инфраструктураны тәэмин итү дигән сүз түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев