Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Бездән — бүләк, сездән — теләк

Район газеталарына язылу ункөнлеге дәвам итә.

Ул 4 апрельдән 14 апрельгә кадәр дәвам итә. Без бу көннәрдә редакциягә альтернатив яздыруга килүчеләргә басма матбугатка кагылышлы сораулар бирдек. 

«Алабуга нуры» газетасына беренче булып язылучылар арасында Вәсилә Нигъмәтҗанова да бар. Ул безнең «Каурый-каләм» рубрикасын даими карап баручыларыбызга таныш дип беләбез, чөнки берничә ел инде газета битләрендә аның шигырьләре басылып килә.

Алар арасында табигать күренешләре турында язылган «Чишмә» кебекләреннән башлап, «Җиһан», «Рәхмәт, Туган илем» дип исемләнгән рухи бөеклеккә өндәгәннәре дә бар. Вәсилә Нигъмәтҗанова газетабызны күптәннән яздыра, ул башка авторлар иҗаты белән дә танышып бара.

— Газета битләрендә күбрәк нинди язмалар күрергә телисез?
— Мин шигырьләр укырга яратам. Үземнең фикерләремне, кичерешләремне дә шигырь юлларына күчерәм. Миңа ихлас язылган язмалар ошый.

Икенче бер әңгәмәдәшебез Нәкыйп Шәрәфиев

— Мине спорт турында язмалар күбрәк кызыксындыра, — диде. 

Ул «Алабуга нуры» газетасында кызыклы язмалар күбрәк булсын, спорт яңалыклары даими булсын иде дигән теләк белдерде.

Газеталарга игътибар кимегән заман җитте. Кемдер безне ярты юлда ташлап калдыра, кемдер теләктәшлек белдереп, татар газетасы яшәсен дип яздыруын дәвам итә. Ункөнлек барышында безнең газеталарга почта бүлекләре аша язылучыларга ташлама каралган. Апрельдә язылучылар арасында бүләк уйнатыла.

— "Алабуга нуры"н гаиләбез белән укыйбыз. Газета битләрендә тормышта булган гыйбрәтле хәлләр, кызыклы очраклар турында язмалар, мәзәкләр дә бирелсен иде, — ди Марат Усманов.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Безнең белән бергә булуыгызга шатбыз, киңәш һәм теләкләрегез өчен бик рәхмәтлебез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев