Безнекеләр – алдынгы!
Алабуганың 17 яшьлек спортчысы Илназ Дәүләтшин көрәш буенча Россия беренчелеге һәм чемпионатында призлы икенче урынны яулады.
Уфада узган ярышларда Россиянең 28 регионыннан 300 спортчы катнашты. Татарстан данын 8 көрәшче яклады. Илназ Дәүләтшин әйтүенчә, финал ярышлары аеруча "кызу" булган. 50 килограммга кадәр авырлык категориясендә Илназ биш спортчының дүртесен җиңгән. Нәтиҗәдә, икенче урынны яулап, егет диплом, медаль һәм акчалата приз белән бүләкләнде. Быелгы чемпионат 2013 елгы Универсиадага әзерлек этапларының берсе итеп кабул ителә. Милли көрәш белән Илназ инде 12 ел шөгыльләнә. Ул - көрәш буенча Татарстан чемпионы, билбау көрәше буенча республика призер-чемпионы һәм Россия призеры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев