Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Бүген Татарстанда Covid-19дан үлүнең ике очрагы расланды

Пандемия башланганнан бирле республикада коронавирустан барлыгы 57 кеше вафат булган.

1948 елда туган ир-ат Буа Үзәк район хастаханәсе базасындагы йогышлы авырулар госпиталенә ике яклы пневмония билгеләре белән китерелә. Хроник авыруларның кискенләшүе аркасында аның хәле катлаулана. Лаборатор тест нәтиҗәсендә татарстанлыда яңа коронавирус инфекциясе булуы расланган.

1943 елда туган Мамадыш районында яшәүче кеше шулай ук ике яклы пневмония белән Алабуга Үзәк район хастаханәсенә салына. Аның да җитди хроник авырулары булган. Үлем сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев