Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Бөек Ватан сугышы ветераннары Җиңүнең 80 еллыгына бер тапкыр бирелә торган түләү алачак

Түләүләр апрель-майда автомат рәвештә исәпләнәчәк.

Хөкүмәт Бөек Ватан сугышы ветераннарына Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан бер тапкыр бирелә торган түләү кагыйдәләрен раслады. Тиешле карарны Премьер-министр Михаил Мишустин имзалады.

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Россия Федерациясенең кайбер категория гражданнарына бер тапкыр бирелә торган түләүләрне гамәлгә ашыру кагыйдәләрен расларга», — диелгән документта.

Түләүләр апрель-майда автомат рәвештә исәпләнәчәк, хакимияттә кирәкле документлар булмаган очраклардан тыш. Мондый очракларда ветераннарга гариза һәм раслаучы документлар бирергә кирәк булачак.

Әгәр гражданның берничә түләүгә хокукы бар икән, аңа кайсысы күбрәк, шунысын билгелиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев