Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Боевой листок»ка алабугалы эләккән

«Заяц» позывнойлы алабугалының фидакарь гамәле «Боевой листок»та теркәлгән. Ә монда, сүз уңаеннан, бөтен хәрбиләр турында да түгел, бары тик хәрби биремне үтәгәндә батырлык күрсәткәннәр турында гына язалар.

Белешмә өчен. «Боевой листок» — агитация басмасы. Беренче тапкыр 1938 елда куллана башлыйлар. Алар Бөек Ватан сугышы вакытында аеруча популярлык казанганнар. Хәзерге вакытта «Боевой листок»ка батырлык кылган яки куелган бурычны уңышлы үтәгән рядовой солдат яки кадр офицеры теркәлә. Шулай итеп, ул башкалар өчен үрнәк була. Патриотик «Боевой листок» башка сугышчыларны рухландырыр өчен дә чыгарыла. 
Узган гасырның 40нчы еллары уртасында салынган традицияләрне дәвам итеп, Сугышчан битләр бүген дә актуальлеген югалтмый. Бөтен ил буйлап бастырыла һәм таратыла торган «Боевой листок» битләрендә — «Җиңүче» исемен горур йөртүче хәрбиләр. «Заяц» — Боевой листок«та беренче алабугалы.

Бердәнбер агитация-мәгълүмат битендә геройның үзе турындагы мәгълүматтан һәм ул башкарган батырлыкны тасвирлаудан тыш, геройның фотосы, патриотик символика һәм «Җиңү — өйгә юл!» дигән рухландыручы девиз язылган. 

Алабуга һәм районның баш хәрби комиссары Николай Битюков аңлатып киткәнчә, берничә Татарстан сугышчысы мондый «Боевой листок»ка эләккән инде, ә менә конкрет алабугалылар — юк. Шуңа күрә, бу безнең өчен бик зур шатлык, дип уртаклаша Николай Битюков.

‒ Безнең барлык якташларыбыз да махсус хәрби операция зонасында лаеклы хезмәт итәләр. Без егетләребез белән горурланабыз. Ышанам, аларның һәркайсы «Боевой листок» та була ала. Безнең якташ кебекләр һәрвакыт башкалар өчен үрнәк булачак, — ди Николай Битюков.

«Заяц» позывнойлы кече сержант 29656нчы хәрби частьта хезмәт итә, аны 2022 елның көзендә өлешчә мобилизация буенча Алабугадан чакырылган.
2022 елның 11 ноябреннән бүгенге көнгә кадәр махсус бурычларны үти. Полкта билгеләп үтүләренчә, «Заяц» беренче көннәрдән үк кыюлык күрсәткән.

2023 елның 26 октябрендә ул Красногоровкадан ерак түгел, сугышчан орыну сызыгында була. «Заяц» җилкәсендә миномет батареясы расчетын боекомплект һәм азык-төлек белән тәэмин итү бурычы тора. Юлда кече сержантның машинасына дошманның FPV-дроны һөҗүм итә. Ул автомобиль белән оста маневр ясап, якындагы урман полосасына яшерә. Бераз көтеп, хәрәкәт итүнең куркынычсыз булуына ышангач, хәрби бурычны үтәүне дәвам итә. Батыр сугыш кирәк-яракларын һәм азык-төлекне кыска вакыт эчендә китереп, хәрби бурычын уңышлы үтәүгә ярдәм итә.

Фидакарьлеге, батырлыгы һәм профессиональлеге өчен «Заяц» позывнойлы кече сержант аерым тәртиптә Дәүләт бүләге — Жуков медале белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев