Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Борис Березовскийның VI Халыкара музыка фестивале июль башында узачак

Фестивальнең сәнгать җитәкчесе — РФнең атказанган артисты Борис Березовский.

2024 елның 4 июленнән 7 июленә кадәр Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Борис Березовскийның «Алабугада җәйге кичләр» VI Халыкара музыка фестивале узачак. Бу хакта Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең рәсми порталында хәбәр ителә. 

Проектны оештыручылар — ТР Мәдәният министрлыгы, Алабуга муниципаль районы һәм Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге. Фестивальнең сәнгать җитәкчесе — Россия Федерациясенең атказанган артисты Борис Березовский. Моннан тыш, фестивальдә дөньяның төрле илләреннән танылган музыкантлар, оркестрлар һәм коллективлар катнашачак.

2023 елда фестивальгә 50 меңнән артык кеше килгән. Фестивальдә барлыгы 11 музыкаль һәм вокаль коллектив һәм 21 башкаручы катнаша — барлыгы 247 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев