Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Бөтенроссия халык санын алу эш көне булмаган көннәрдә дәвам итәчәк

Бөтенроссия халык санын алуда катнашырга теләүчеләр стационар участокларның актуаль эш графигын һәм адресларын Татарстанстат сайтында (https://tatstat.gks.ru/vpn2020) белә ала.

Бөтенроссия халык санын алу алдагы эш көне булмаган көннәрдә гадәти режимда узачак. Шул ук вакытта коронавирустан саклану чаралары көчәйтеләчәк.

Татарстанстатның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, халык санын алучылар шәхси саклану чаралары, битлек һәм перчатка белән тәэмин ителгән.

Татарстанстат җитәкчесе Наталья Гатауллина игътибарны стационар исәпкә алу һәм күп функцияле үзәктә урнашкан участокларның гадәти режимда эшләвенә юнәлтте. Өйдә яки дәүләт хезмәтләре порталында җанисәптә катнашу мөмкинлеге булмаган кешеләр шунда бара ала.

Бөтенроссия халык санын алуда катнашырга теләүчеләр стационар участокларның актуаль эш графигын һәм адресларын Татарстанстат сайтында (https://tatstat.gks.ru/vpn2020) белә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев