Бүген республикада томан һәм +24 градуска кадәр җылы булачак
Төнлә һәм иртән томан булырга мөмкин.
15 сентябрьдә Татарстанда явым-төшемсез була, 9 м/с кадәр җил көтелә. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.
Төнлә һәм иртән томан булырга мөмкин. Төнлә температура 4-9 градус тәшкил итәчәк, ә көндез һава 19-24 градуска кадәр җылыначак.
Синоптиклар фаразлавынча, Татарстанда җылы һава торышы ким дигәндә сишәмбегә кадәр булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев