Буыннар очрашуы
2023 ел Президентыбыз В. В. Путин тарафыннан Педагог һәм Остаз елы дип игълан ителгән иде.
Шул уңайдан укытучылык һөнәренең бөтен нечкәлекләренә төшенергә ярдәм иткән, бу изге эштә үз юлымны табарга юнәлеш биргән остазларыма рәхмәтемне белдерәсем килү кулыма каләм алырга, китап язарга этәргеч булды.
Сүз дә юк, мондый күләмле эш тырышлык, сабырлык, вакыт, ихтыяр көче сорый. Акча мәсьәләсе дә зур гына проблема тудыра. Шулай да башкарып чыкмаслык эш түгел, теләк кенә кирәк. Ел дәверендә остазларыбызның хезмәт, тормыш юлын өйрәнеп чыгып, интернет челтәренә урнаштырып барганнан соң, без гаиләбез белән бу материалны китап итеп бастыру эшенә алындык. Киңәш сорап, остазларыбызга да мөрәҗәгать итәргә туры килде. Алар, сөйләшенеп куйган кебек, бер тавыштан уңай җавап бирделәр. Ниһаять, иҗат җимешем дөнья күрде. 436 биттән торган китап, 300 данә тираж белән басылып чыгып, таралып та бетте диярлек.
Язмаларым геройлары, әлбәттә, остазларыбыз. Араларында инде бакыйлыкка күчкәннәре дә байтак, алар өчен бу язмаларым дога булып барып ирешсен. Ул гына да түгел, 2024 елның октябрь аенда без туган йортыбыз — Иске Юраш мәктәбендә тулы коллектив белән «Педагогның методик эш нәтиҗәсе — һөнәри осталыгы» исеме астында региональ семинар үткәрдек. Аның беренче өлешендә — ачык дәрес, мастер-класслар, икенче өлеше — «Тарихны Кеше үзе яза» исеме астында оештырылган, зур бәйрәм төсе алган кичә булса, ә өченчесендә ахирәттәге остазларыбызга багышлап Коръән укыттык. Коръәнне үзебезнең мәктәбебезнең ветеран мөгаллимәсе, остазыбыз — Суфия Рифкать кызы укыды.
Бу кичәне «Буыннар очрашуы» дип атасак, бәлкем, дөресрәк тә була торгандыр. Семинарга, мөмкин булганча, исән булган остазларыбызны, төрле район мөгаллим-мөгаллимәләрен чакырдык. Ачык дәресләр, мастер-класслар, кичә, кунаклар бәя бирүенчә, югары нотада узды.
Укытучы — иң авыр, иң катлаулы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл, иң гуманлы һөнәрләрнең берсе. Укытучыдан башка бер генә һөнәр иясе дә, хәтта укытучы үзе дә була алмас иде. Укытучы һөнәре — барлык һөнәрләрнең анасы. Шуңа күрә бу һөнәрне сайлаган кеше гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле, гыйлемле булырга тиеш. Укытучы баланы белеме белән генә түгел, килеш-килбәте, сөйләме, киң күңеллелеге, якты йөзе белән дә тәрбияли. Шуңа да укытучы була алу һәр кешенең дә кулыннан килми.
Нәсел агачларына күз салсак, мәктәбебез тарихында укытучылык һөнәренә ия булган, югары дәрәҗәләргә ирешкән укытучылар санап бетергесез. Юнысовлар, Тимергалиевлар, Гатауллиннар династияләрен атап китәргә була.
Шәхсән үзем бу һөнәрнең никадәр авыр, җаваплы икәнлеген мәктәп елларында ук күреп, аңлап үстем. Остазларымның төпле, тирән белем һәм тәрбия бирүләре мине 1981 елда Алабуга Дәүләт педагогия институтының филология факультетына алып килде.
1986 ел. Ниһаять кулымда — көтеп алынган диплом. Мин — укытучы. Ул чордагы мөгаллимнәр, остазларым плеядасы, миңа укытучы булып формалашырга да нык ярдәм итте. Һәркайсы 10-15 еллык, бәлки, тагын да күбрәк педагогик стажга ия булган бу шәхесләр белән янәшә эшләвем, алар арасына ныклы адымнар белән килеп керүем белән мин бик бәхетлемен. Тәүге иҗат җимешемдә 100 дән артык остазыбыз тормышы, хезмәт юлы урын алды. Бәлкем, телгә алынмыйча онытылып калучылар да бардыр, барысын да санап бетерү мөмкин түгел, гафу итәрләр. Барысына да ихлас күңелемнән рәхмәтлемен. Кызганыч, очрашуга килүчеләре генә бармак белән санарлык. Чөнки инде күпләре бакыйлыкта.
Килешле кыяфәтле, зәвыклы киенгән, әдәпле, әхлаклы тотышлы, ышанычлы адымнары белән туры карап алга баручы Укытучы образы турында күп язып була. Ә менә шул образны тормышта тулысынча ачкан, шул камиллекне үзендә туплаган укытучы һәм остазларның үзләре белән очрашу тагын да мавыктыргычрак.
Алар бездә кунакта... Гомер буе укытучы булып эшләп, профессиональ осталык баскычының иң югары басмасына менә алучы, методик алымнарның иң нәтиҗәлеләрен, үз вакытында дәресләрен әкият дөньясына әйләндергән, үзләренең укучылары белән бер тән, бер җан булып яшәп, аларның йөрәгенә үтеп керә алу бәхетенә ирешкән, анда мәңгелеккә яшәп калган, зур хөрмәткә лаек Ак яулыклы остазларыбыз бездә кунакта. Аларның һәркайсын, бик күп укучылары үзләренең хезмәт җимешләре, яулаган үрләре белән сөендереп торалардыр, моның шулай икәнлегенә минем иманым камил. Шәкертләре остазларын элеккечә хөрмәт итәләр, яраталар, балаларына, оныкларына үрнәк итеп сөйли торганнардыр. Нәкъ менә шундый мөгаллимнәр яшь буын өчен үрнәк булып, аларны төрле уңышларга дәртләндереп, җиңүләргә канатландырып тора.
Семинарның икенче өлеше бигрәк тә матур, җанлы, эчтәлекле узды. Кичәне мәктәбебезнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары — Гөлүсә Фердинанд кызы оештырды. Ул җыр-бию, сценка, чыгышлар белән үрелеп алып барылды. Чара барышында остазларыбыз, яшьлеккә, укыткан елларына кайтып, укучыларны ничек дәртләндерүләре һәм алар белән уртак тел таба белү осталыклары турында сөйләделәр, бүгенге көн кадагында торган мәсьәләләргә дә тукталдылар, татар теленең онытыла баруына, мәктәптәге укучыларның саны азрак булуына борчылуларын белдерделәр, бүгенге көндә хезмәт куючы укытучыларыбызга акыллы киңәшләрен бирделәр. Әлбәттә, чыгышларның күп өлеше истәлекле китапка һәм аның авторына бәйле булды.
Очрашу нәтиҗәле һәм кызыклы үтте. Семинарда катнашучылар мәктәбебез коллективы эшчәнлегенең барлык өлкәләрен дә үз эченә алган эш тәҗрибәсе белән танышып, мәктәп музеенда, ачык дәресләрдә, мастер-классларда, чарада, балалар чыгышын тыңлап, файдалы мәгълүмат тупладылар.
Район мәгариф үзәгеннән килгән хезмәткәр — Айсылу Әхсановна мәктәбебез казанышларына кат-кат басым ясады.
Чыннан да, мәктәп коллективының горурланырлык уңышлары, казанышлары бик күп. Иске Юраш мәктәбе үзенең спортта җиңүләр яулап килгән укучылары, төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда яулаган җиңүләре белән дә хаклы рәвештә горурлана ала. Ә иң мөһиме — Иске Юраш мәктәбен тәмамлаган укучыларның югары уку йортларына, техникумнарга керү имтиханнарын җиңел тапшырып, төрле сфераларда югары квалификацияле белгечләр, үз эшләренең осталары булуга ирешүе. Алар арасында укытучылар, табиблар, хәрбиләр, инженерлар, очучылар, зур дәрәҗәдәге җитәкчеләр дә аз түгел.
Мәктәптә укучыларга белем һәм тәрбия бирү белән бергә, туган илгә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләүгә дә, балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә, туган телебез — татар телен камил белүгә һәм аларны тормышка әзерләүгә дә укытучылар һәм барлык хезмәткәрләр бергәләп зур тырышлык куябыз.
Бүгенге көндә шушы эшчәнлекнең башында Фәимә Тимербаевна тора. Аның турында күпкырлы шәхес дип әйтергә була. Белемле, тәрбияле, һәркем белән уртак тел таба алучы педагог кына түгел, гадел, үзенә һәм башкаларга карата таләпчән, шуның белән беррәттән аңлаучан, ярдәм итә белүче җитәкче дә ул.
Илсур Ленур улыннан соң ул, безне канат астына алып, җиң сызганып эшкә кереште. Зарланмый, авырыксынмый, беркемнән бернәрсә көтми. Ә авыр булган мизгелләр, билгеле, күп була. Балалар саны артык зур булмаса да, эше аз түгел мәгариф өлкәсенең. Һәм боларның барысының да бер зур механизм буларак эшләвен оештыру, һәр баланың иминлеген тәэмин итү, ә иң мөһиме — илебезгә белемле, җәмгыятькә файдалы шәхесләр тәрбияләү — аның алдында торган иң зур бурыч. Әлбәттә, монда укытучының белемлелеге һәм һөнәри компетентлылыгы гына түгел, ә үз-үзен камилләштерүенә, чын педагогик эшчәнлектә үз белемен, талантын кулланып эш итә белүе ярдәм итә. Өстәвенә, ул бит әле шулай ук укытучы буларак балаларга химия, биология фәннәреннән белем дә бирә. Бу елларда аның тырышлыгы белән бик күп эшләр эшләнде. Аллаһыма мең шөкер, мәктәбебез районда алдынгылар сафында.
Алга таба да исән-сау булып, остазларыбыз белән тәҗрибә уртаклашып, матур-матур кичәләр оештырып, хәлләрен белешеп яшәргә язсын.
Клара ГАЙНЕТДИНОВА
Хәзерге вакытта лаеклы ялда булган өлкән буын укытучылар — Юраш мәктәбендә үткән семинарның иң кадерле кунаклары булды. / Фото шәхси архивтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев