Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Быел Алабугада 5,5 километр юл салынган һәм төзекләндерелгән

Шәһәр юллары челтәре буенча башкарыласы эшләргә акча берничә бюджеттан бүлеп бирелгән. 

Республиканың «Юл фонды» программасы буенча Яшьләр, Чапаев, Әйләнеч шоссе һәм Горький урамнарында тротуарлар төзелде, шулай ук Романовский, Чернышевский, Тойма, «Радужный» поселогының кереп-чыгу юллары һәм 11 ясалма тигезсезлек төзекләндерелде. «Асфальтка асфальт» республика программасы буенча Бакый Урманче, Землянухин, Интернациональ, Шифаханә һәм Әйләнеч шоссесы урамнарында эшләр башкарылды.

Җирле бюджет акчасына Яр буе урамындагы И.Шишкин музей-йорты янындагы парковка һәм тротуар, Тугаров һәм Сөембикә урамнары буенча тротуарлар, Меңьеллык урамында юл, зират янындагы, иске мәйдандагы Комлы тыкрыгындагы һәм Икмәк шәһәрчегендә юллар төзекләндерелде, «Яшьләр» стадионында юл катламы, Разведчиклар урамы буенча 56нчы йортка керү юлы төзекләндерелгән. Моннан тыш, «Бердәм Россия» СК янындагы территория, чиркәү янында парковка һәм «Өч аю» паркында тротуар асфальтланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев