Быел Спас ярминкәсе бүтән урында үтәчәк
Бу Шишкин буалары территориясен реконструкцияләү эшләре белән бәйле.
Быел Бөтенроссия Спас ярминкәсе башка урында узачак. Бу Шишкин буалары территориясен реконструкцияләү эшләре белән бәйле.
Бу атнада ярминкәнең урнашу вариантлары буенча фикер алышу булды.
— Бу структураны һәм аны үткәрү мөмкинлеген үзгәртүне таләп итәчәк. Буаларда җитди җир эшләре башланды инде. Без оештыру комитеты белән булачак ярминкәне ничек күзаллавыбыз турында фикер алыштык, − диде Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге генераль директоры Гөлзада Руденко.
Нәтиҗәдә, өч вариант тәкъдим ителде, аларны район башлыгына тапшырачаклар. Сүз уңаеннан, узган ел Спас ярминкәсендә 248 мең кеше булган.
Быел XVI Бөтенроссия Спас ярминкәсе һәм XVI Бөтенроссия Чаң кагу фестивале 4-6 августта узачак. Мондый мәгълүмат АДМЯ порталында басылып чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев