Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Быел татарстанлылар балаларны мәктәпкә кабул итүгә 50 меңнән артык гариза тапшырган

Татарстан мәктәпкә гаризалар бирү буенча электрон хезмәтләрнең тулы циклын гамәлгә ашырды.

Татарстан беренче класска гариза бирү һәм укучыларны бер мәктәптән икенчесенә күчерү буенча электрон хезмәтләрнең тулы циклы тормышка ашырылган федерациянең беренче субъекты булды. Бу турыда Дәүләт идарәсенең циффрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Илья Начвин хәбәр итте.

Бу хезмәт татарстанлылар арасында зур популярлык казанды. Быел балаларны мәктәпкә кабул итү өчен портал аша 50 меңнән артык гариза бирелгән. 

Популярлык буенча икенче урында — балага айлык пособие билгеләү өчен гариза бирү. Әлеге хезмәттән 48 мең кулланучы файдаланган. 

Өченче урында — балалар бакчасы өчен ата-аналар түләвен компенсацияләүгә гариза бирү буенча хезмәт. Әлеге хезмәт аша 45 мең гариза алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев