Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Чаллы табиблары елан чаккан хатынны үлемнән коткарып калган

Татарстанда еланнар активлашты.

Елан тешләгәннән соң 65 яшьлек хатын-кызның аягы бик начар хәлдә була. Хастаханәгә аны көчле аллергия һәм авырту белән алып киләләр. Чаллы табиблары елан чаккан хатынны үлемнән коткарып калган. Барысы да Тукай районының Яңа Мусабай авылында була.

Моннан тыш сулау да читенләшә. Ханымның хәзер бу куркыныч хәл турында искә дә төшерәсе килми.

Татарстанда еланнар активлашты. Моңа эссе көннәр сәбәпче диләр. Ел башыннан җиде кешене елан чаккан, шуларның икесе соңгы ике атнада, дип хәбәр итә ТНВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев