Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Чаллы табиблары хатын-кызның күкрәгеннән ун килограммлы шеш алган

Ачыкланганча, шеш зарарсыз була, операция уңышлы уза.

Яр Чаллының онкологик диспансерында хирурглар Түбән Камада яшәүче хатын-кызның күкрәгеннән ун килограммлы шеш алганнар, дип яза Татар-информ.

53 яшьлек ханым ике инфаркт, ике инсульт кичергән, Covid-госпитальдә 30 көн дәваланган, үпкәләре 85 процент зарарланган булганлыктан, ун көн реанимациядә яткан.

Яңа ел алдыннан ул уң як күкрәгендә тыгызлык тойган, шеш үсә башлаган, өч айдан шеш күләме футбол тубы кадәр булган. Пациентканы Чаллының онкология үзәгенә җибәрәләр. 16 мартта уң як күкрәген кисәләр. Операция өзлегүләрсез уза. Бер тәүлектән пациент аңына килә.

Бәхеткә, шеш зарарсыз була — бу филлоидлы фиброаденома була, ул күзәнәкләр үсеше һәм бүленеше белән бәйле процесслар бозылу аркасында килеп чыга. «Фиброма акрын көчкә ия бомба кебек, теләсә кайчан яман шешкә әверелә ала. Аның күзәнәкләре тиз бүленә, бу тукымаларның үлүенә, үлекләвенә һәм кан китүгә китерә ала», — дип сөйләгән 15 нче онкология бүлеге мөдире Линар Нигъмәтуллин.

Операцияне ул Рәмис Насыйбуллин һәм анестезиолог Радик Шәйхин белән бергә башкарган.
Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев