Чаллыда кичә югалган 11 яшьлек малайны эзлиләр
Малай өйдән чыгып киткән һәм кайтмаган.
Билгеле булганча, малай кичә өйдән чыгып киткән һәм кайтмаган. «Татар-информ»га әлеге мәгълүматны Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә расладылар.
Малайга карап торышка 10-11 яшь, чәчләре коңгырт-сары, ябык гәүдәле. Өеннән чыгып киткәндә, ул зәңгәр толстовка һәм спорт чалбары кигән, аякларында кара кроссовкалар булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев