Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Чирек гасыр тарих сыйган

Бөтендөнья татар конгрессының VI съездына әзерлек көннәрендә татар конгрессының 25 еллыгына багышланган китап-альбом дөнья күрде.

Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Китап Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров сәламләү сүзе белән ачылып китә.

Басмада татар конгрессының чирек гасыр вакыт тарихына багышланган очерклар, истәлек-хәтирәләр, күпсанлы фотодокументлар урын алган. Шулай ук китапта конгресс эшчәнлегенә карата фикерләр дә тупланган.

Китапның автор-төзүчесе - Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты каршында эшли торган мәгълүмати-аналитик идарә хезмәткәре, танылган журналист Мөнирә Сәгыйдуллина. Басма "Ак бүре" нәшриятында чыгарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев