“Чыршыны урманда калдырыйк!”
"Түбән Кама" милли паркы иң яхшы агитация открыткасына бәйге игълан итә.
Конкурс "Чыршы-2011" табигать саклау акциясе кысаларында уздырыла. Оештыручылар әйтүенчә, аның төп максаты - Яңа ел алдыннан табигатьне саклау һәм яклау проблемаларына, йортны бизәүнең альтернатив ысулларына халыкның игътибарын җәлеп итү. Эшләр милли паркның иллюстратив материаллар базасында, табигать саклау тематикасына листовкалар, баннерлар булдыру өчен сакланачак. Конкурста теләге булган һәркем: балалар коллективлары, яшүсмерләр клубы, мәктәптән тыш балалар берләшмәсе, түгәрәкләр, студент төркемнәре, җәмгыяви оешмалар катнаша ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев