Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Дамир Фәттахов онлайн-трансляция барышында татарстанлыларның сорауларына җавап бирәчәк

ТР Яшьләр эшләре министры #ТатарстанОнлайн телепрограммасы кунагы булачак.

ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов республика халкының сорауларына #ТатарстанОнлайн программасының туры эфирында җавап бирәчәк. Телепрограмманы төбәкнең рәсми берләшмәләрендә трансляцияләү 17 августта 14.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.

Эфирның төп темасы: “Татарстан – үз-үзеңне реализацияләү өчен мөмкинлекләр территориясе”. Үз чыгышында министр Татарстанда яшьләрнең үз-үзләрен реализацияләүләре өчен нинди шартлар тудырылуы хакында сөйләячәк.

Программа вакытында һәр татарстанлы министрга сорау бирә ала. Иң актуаль сорауларга Дамир Фәттахов трансляция вакытында җавап бирәчәк, ә социаль челтәрләрдән файдаланучыларның калганнары программа тәмамланганнан соң җавап алачак.

#ТатарстанОнлайн программасы 17 августта сәгать 14.00дә “ВКонтакте” һәм “Одноклассники” социаль челтәрләрендә Татарстан Республикасы рәсми берләшмәләрендә, шулай ук YouTube платформасында башланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев