Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Дәүләт Думасына 20 ел никахта булучыларга өстәмә түләүләр турында закон проекты кертелде

Документ Думаның электрон базасында урнаштырылган.

Дәүләт Думасында ЛДПР фракциясе сенаторлары һәм депутатлары төркеме 20 һәм аннан да күбрәк ел рәсми никахта булган кешеләргә өстәмә түләүләр билгеләүче закон проектын кертте. Документ Думаның электрон базасында урнаштырылган, Министрлар Кабинеты проектны хупламаган. Бу хакта ТАСС яза.

Закон проекты 20 ел рәсми никахта яшәүчеләрнең «бергә яшәү юбилеена бер тапкыр бирелә торган 20 мең сум күләмендә акчалата түләү алу хокукына ия булуларын» билгеләргә тәкъдим итә. Никахта 25 ел булучыларга 25 мең сум дәрәҗәсендә билгеләргә тәкъдим ителә, 30 еллык юбилее уңаеннан 30 мең сум һәм шулай бергә яшәүнең 70 еллыгына кадәр дәвам итә. Шулай ук мондый түләү күләме елына бер тапкыр индексацияләнергә тиеш, индексация коэффициентын РФ Министрлар Кабинеты билгеләячәк.

Документ нигезендә, мондый түләүләрне илдә даими яшәүче Россия Федерациясе гражданнары гына ала алачак. Закон проекты кабул ителгән очракта, ул 2024 елның 1 июленнән үз көченә керәчәк дип фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев