Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Дәүләт хезмәтләре порталында беренче сыйныфка кабул итү гаризаларының караламалары чыкты

Әгәр гаризаның караламасын алдан тутырсаң, бу баланың кирәкле мәктәпкә эләгү мөмкинлеген арттырачак.

Федераль Дәүләт хезмәтләре порталында беренче сыйныфка кабул итү гаризаларының караламалары чыкты. Мәктәпләр гаризаларны 1 апрельгә кадәр кабул итә башлаячак, дип хәбәр итә РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, әгәр гаризаның караламасын алдан тутырсаң, бу баланың кирәкле мәктәпкә эләгү мөмкинлеген арттырачак. Кабул итү кампаниясе башланган көнне «Җибәрергә» төймәсенә басарга кирәк булачак.

Узган ел беренче сыйныфка кабул итүнең беренче дулкынында «Дәүләт хезмәтләре» порталында 825 мең гариза тапшырылган, өстәвенә аларның 75 проценттан артыгы алдан ук тутырылган булган.

Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгында беренче сыйныфка кабул иткән вакытта мәктәпләрнең гариза бирү чиратын исәпкә алуларын әйттеләр. Беренче чиратта, ата-аналары гаризаны алданрак биргән балаларны кабул итәләр.

Беренче сыйныфка кабул итү гаризасының караламасын формалаштырганнан соң Дәүләт хезмәтләре порталында кире исәп таймеры барлыкка килә. Ул күпме вакыттан соң гариза җибәрергә мөмкин икәнен әйтәчәк. Кабул итү кампаниясе башланырга бер көн кала өстәмә искәртү җибәреләчәк. Караламаны тутыру барышында ташламалар булса, гаризаны автомат рәвештә җибәрү өчен ризалык бирергә мөмкин.

Теркәлү урыны буенча мәктәпкә һәркем өчен яки теләсә кайсы башка мәктәпкә ташламалары булганнар өчен гаризалар — 30 июньгә, ә яшәү адресына һәм ташламалары булу-булмауга карамастан 6 июльдән 5 сентябрьгә кадәр кабул ителәчәк. Соңгы очракта бала буш урыннар булганда гына кабул ителә ала.

Мәскәү шәһәре һәм өлкәсеннән (алар төбәк порталларындагы хезмәтләрдән файдалана ала) тыш, илнең барлык төбәкләрендә дә баланы Дәүләт хезмәтләре федераль порталы аша беренче сыйныфка кабул итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев